|
Тут найдется любой текст песни:
Песня: ырлыйм нием турында
Габдулла Рахимкулов – ырлыйм нием турында
0
Бер кыз бала җыр чыгарган, Багышлап әнисенә. Әйдә икәү җырлыйк, диеп, Өйрәткән энесенә:
"Кояш, кояш мәңге балкый, Мәңге нур сибә; Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа!"
Җырны чишмәләр ишеткән, Кошлар отып алганнар. Сандугачлар һәм тургайлар Матур көйгә салганнар:
"Кояш, кояш мәңге балкый, Мәңге нур сибә; Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа!"
Кушыл син дә, җырлыйк бергә, Яңа матур җыр тусын. Җирдә әниләр, кояштай, Озын гомерле булсын:
"Кояш, кояш мәңге балкый, Мәңге нур сибә; Кояш гомере телим мин. Әнием, сиңа!"
|
Популярные исполнители
Популярные тексты песен
Последние тексты песен
|