|
Тут найдется любой текст песни:
Песня: Гашыйк Итеп Сакла Син
Гузель Уразова – Гашыйк Итеп Сакла Син
5
Һәр яңа көн туган саен, Яратасыңмы,дисең. Әйтерсең лә сине генә Сөюемне белмисең.
Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син!
Гел "яратам" диеп торгач, Тәме бетә бит аның. Мәхәббәтне күңел белән Тоярга өйрән, җаным.
Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син!
Исеңдә калдыр, кадерлем, Кабатламам яңадан: Бөтен җаным-тәнем белән Сине бик-бик яратам.
Ходай биргән мәхәббәтне Чит-ятлардан якла син. Гашыйк итә алдың мине, Гашыйк итеп сакла син!
|
Популярные исполнители
Популярные тексты песен
Последние тексты песен
|