|
Тут найдется любой текст песни:
Песня: Ялгыз хатын
Салават Фатхетдинов – Ялгыз хатын
0
Ялгыз хатын - ялгыз каен Өзгәли көзге җилләр. Яфраклар иртә саргайган, Әллә чит туган җирдә...
Сыгылсаң да, сына күрмә - Син бит җирнең бизәге. Давыл узар, кояш чыгар, Тик чак кына түз әле.
Ялгыз хатын - ялгыз каен Ялгыз булу кыендыр. Янында бит сөйгәне юк, Эй, Ходаем, сыендыр.
Сыгылсаң да, сына күрмә - Син бит җирнең бизәге. Давыл узар, кояш чыгар, Тик чак кына түз әле.
Елар чакта елмаясың, Яшисең әрнеп - көеп. Көтәсең бердәнбереңне - Сүнмәгән соңгы өмет.
Сыгылсаң да, сына күрмә - Син бит җирнең бизәге. Давыл узар, кояш чыгар, Тик чак кына түз әле.
|
Популярные исполнители
Популярные тексты песен
Последние тексты песен
|